Иске Вәрәш авылы китапханәчесе "Тукай - син мәңгелек, яшәрәсең җиргә ямь биреп!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
Сал.Мухан авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә үтте.
Яңа Сәет авылы китапханәчесе 26 апрель көнне, башлангыч сыйныф укучылары белән "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Тат.Бүләр авылы китапханәсендә "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре караучысыз калган, сәламәтлекләре какшаган өлкән кешеләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Авылдашлары Фәйрүзә апаның хәлен һәрдаим белешеп торалар, тәмле коймаклар, сөт ризыкларыннан тыш, күңел жылылыкларыннан да олеш чыгаралар алар.
26 нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган зур чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм тантанасы быел яңа форматта – квест-уен формасында – оештырылды.
25 апрель көнне Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның тормышына, иҗатына багышланган кичә булып узды. Кичә барышында презентация курсәтелде, шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. "Бичара куян", "Бала белән кубәләк", "Гали белән кәҗә" шигырьләре сәхнәләштерелде. Чара "Туган тел " җыры белән йомгакланды.
“Семьеведение” проекты кысаларында ток-шоу.
Метрәй авылы китапханәчесе "Мәңге яши Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" нәниләре белән "Без - Тукай оныклары" исемендә әдәби иртә үткәрде.