25 апрель көнне Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның тормышына, иҗатына багышланган кичә булып узды. Кичә барышында презентация курсәтелде, шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. "Бичара куян", "Бала белән кубәләк", "Гали белән кәҗә" шигырьләре сәхнәләштерелде. Чара "Туган тел " җыры белән йомгакланды.