Тат.Бүләр авылы китапханәсендә 2-5нче сыйныф укучылары белән "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, Тукай ижаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.