26нче апрель көнне Салавыз-Мухан авылы "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче алар өчен "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә уздырды. Ул аларны язучының биографиясе һәм китаплары белән таныштырды. Балалар язучының әкиятләрен һәм шигырьләрен тыңладылар.