27-29 нчы апрель көннэрендэ Аксубай районында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте...
Олы Чакмак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чисталык ике айлыгы кысаларында мәдәният йорты территориясендә өмә уздырдылар.
Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә “Яшь филолог” исемендәге республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе. Укучылар 10 секциядә көч сынаштылар. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татарстан Рспубликасы язучылары иҗаты” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина, “Татар тел белеме” секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Азилә Нәҗмиева чыгыш ясады. Алар III дәрәҗә Диплом һәм Ярослав Гашек музеена билет белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Д.Р.Гарифуллина, Г.Л.Нәҗмиева.
Яңа Сәет авыл мәдәният йортында “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Ташлыяр авыл китапханәчесе Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "Халкымның бөек шагыйре" исемле уен - викторина үткәрде.
Олы Чакмак авыл мәдәният йортында шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Туган телем - Тукай теле" исемле шигырь кичәсе булып узды. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре укылды.
Симәк авыл китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасы коллективы белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә яши” исемле иртә үткәрде.
Баек авыл мәдәният йорты директоры төп гомуми белем бирү мәктәбендә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Без - Тукай оныклары" исемле әдәби кичә үткәрде. Кичә барышынгда шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. "Бала белән кубәләк" шигыре сәхнәләштерелде.
Яңа Сәет авылы китапханәчесе "Экология елы"на багышлап чара үткәрде. Әлеге чарада 20 кеше катнашты.