ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Яңа Усы авылында мәрхәмәтлелек атналыгы старт алды. Балалар мәйданчыгы чүп-чардан чистартылды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында балалар белән Чернобыльчеләр фаҗигасе турында әңгәмә булып узды.

Сикия авыл клубында музей эшли башладылар. Хәзерге вакытта экспонатлар җыю эшләре бара.

Краснояр авыл клубында кызлар арасында бильярд ярышы булып узды.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

28-29 апрель көннәрендә медицина хезмәткәрләре район өмәсендә актив катнаштылар.

Район мәдәният йорты территориясендә субботник булып узды. Бина тирәсе чупләрдән арындырылды, агачлар агартылды. Саф һавада эшләү барлык эшчеләрнең дә кәефенә яхшы йогынты ясады. Барысы үз әшләре нәтиҗәсеннән кәнагәть калдылар.

Район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" сәләтле балаларның район фестивале гала-концерты булып узды.


28
апрель, 2017 ел
җомга

26 апрель көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Халкымның бөек шагыйре" исеме астында уен-викторина булып узды. Бу бәйгедә Ташлыяр башлангыч мәктәбе укучылары һәм "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар Тукай иҗатына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Рәсемнәрнең нинди әсәрләрдән икәнлеген ачыкладылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Уен- викторина ачык һавада узды. Бәйге "Туган тел" жыры белән тәмамланды.

27 нче апрель  көнне   спорт мәктәбендә бадминтон буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Бәйгедә 40   укучы катнашты...

Хетмэтне саклау  буенча Координацион совет утырышы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International