Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 2 мае, сишәмбе
30 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә хореография буенча республикакүләм конкурсның йомгаклау туры үтте. Анда, Актаныш, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Актүбә, Ленинногорск, Минзәлә районы биючеләре белән беррәттән, Мөслим сәнгать мәктәбенең Рәсимә Закарияевна җитәкчелегендәге “Чулпылар” һәм Айназ Халилова җитәкчелегендәге “Хыял” бию ансамбле дә чыгыш ясады. “Хыял” бию ансамбле I дәрәҗә, “Чулпылар” III дәрәҗә дипломант булдылар. Коллективка оештыру комитетыннан диплом тапшырылды. Балаларга киләчәктә дә яңа җиңүләр, безне берсеннән-берсе матур биюләре белән сөендереп торуларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International