ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Краснояр авыл клубында Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан шигърият кичәсе булып узды.

Метрәй авыл мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан " Без- Тукай оныклары" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.


2
май, 2017 ел
сишәмбе
29 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим сәнгать мәктәбе оешуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте

Краснояр авыл клубында "Карга боткасы" бәйрәме узды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Игелек кылыйк" исеме астында Ләйлә Карамова җитәкчелегендәге "Өмет " инвалидлар җәмгыяте әһелләре катнашында үзешчәннәрнең хәйрия концерты узды. Җыелган акчалар хәйрия фондына тапшырылды.

Дусай авыл мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә карата балалар белән шигырь кичәсе булып узды.

Нарат-Асты авыл клубында "Карга боткасы" бәйрәме узды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында балалар белән татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә булып узды. Шулай ук балалар рәсем иҗаты күргәзмәсе оештырылган иде. Күпчелек рәсемнәр "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләреннән иде.

Шуганка авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре чисталык икеайлыгы кысаларында өмәдә катнаштылар. Авыл урамнарын, ташландык йорт тирәләрен чуп-чардан арындырдылар.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында "Сугыш балалары" исемле чара булып узды. Үзешчәннәр катнашында концерт номерлары әзерләнгән иде, шулай ук чәй табыны оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International