Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 2 мае, сишәмбе
29 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим сәнгать мәктәбе оешуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмебезгә кунак булып төрле елларда мәктәп директорлары булып эшләгән укытучылар, күрше районнардан коллегаларыбыз, балалар язучысы Мөҗәhит Әхмәтҗанов, тагын бик күп кунаклар кайттылар. Сәнгать мәктәбен тәмамлап, бүгене кондә республика күләмендә танылган укытучылар, артистлар, җырчылар белән беррәттән, үзебезнең биючеләр, нәфис сүз осталары, аерым җырчылар да бик матур чыгыш ясадылар. Күптәннән көтеп алынган бу бәйрәм район тамашачысы күңелендә якты хәтирәләр калдырды, төрле буын коллегаларыбыз бер-берсе белән күрешеп, очрашып, тарихи истәлекләрен яңарттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International