Рус.Шуган авыл мәдәният йортында балалар белән татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә булып узды. Шулай ук балалар рәсем иҗаты күргәзмәсе оештырылган иде. Күпчелек рәсемнәр "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләреннән иде.