Михайловка авыл мәдәният йорты директоры Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары белән тематик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга "Нәрсә ул никотин?", "Аннан башка да яшәп буламы?" кебек сораулар бирелде. Шулай ук катнашучылар белән "Перевертыши" уены уздырылды. Әңгәмә ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Исәнсеф авыл клубында Рәзилә һәм Таһир Галиевларның бергә гомер кичерүләренә 30 ел тулу уңаеннан Гаилә бәйрәме булып узды. Кичә җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге һәм медицина хезмәткәрләре белән берлектә, ялгыз яшәүче авылдашлары Тәхәветдин абый Низаметдиновны туган көне белән тәбрикләп кайттылар. Яшьли мөмкинлекләре чикләнгән Тәхәветдин абый күптән түгел тормыш иптәше Минзифа апаны да югалтты. Яшәү дәрте сүрелмәгән бабай матур җырлар, изге теләкләр, күчтәнәчләр белән килгән кызларны шат күңел белән озатып калды.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән "Гаиләм - минем терәгем" дип аталган тематик иртә үткәрде. Балаларга М. Әхмәтҗанов шигырьләрен укыды, гаиләнең көчен, әһәмиятен аңлатты. Бергәләп гаилә символын ясадылар.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Кем ул пионер?" дигән темага телдән журнал үткәрде. Балаларга пионер оешмасы, атрибутикасы турында белешмә бирелде. Балалар кызыл галстук бәйләү тәртибе белән дә таныштылар.
15 май - Гаилә көне уңаеннан Шуганка авылында "Гаиләм - гомер юлым" исемле очрашу булып узды. Авыл мәдәният йорты директоры 55 ел бергә гомер кичергән Рәзинә-Сабирҗан Хафизовлар, Мөсаббиха-Рамазан Бәдертдиновлар, Сәлимә һәм Ягъфәр Әюповлар гаиләләренә барып котлап, истәлекле бүләкләр тапшырып кайтты.
Симәк авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан "Әни, әти, мин – тату гаилә" спорт бәйрәме булып узды.
19-22 май көннәрендә “Волга” яшьләр үзәге базасында...
Территорияне яшелләндерү