ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

21 май көнне Лаеш районы Никольский авылында "Каравон" XXV Бөтенроссия рус фольклорлары фестивале булып узды. Әлеге чарада Михайловка авыл мәдәният йорты "Рябинушка" фольклор ансамбле катнашты.

Шуганка авыл китапханәчесе пионерия көне уңаеннан очрашу уздырды. Музей материалларыннан файдаланып, пионер тормышы белән таныштырды. Шулай ук матбугат көне уңаеннан китапханәче балаларга "Сабантуй " журналын тәкъдим итте.

19 май Республикада Пионерия көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Усы авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә тематик "Красный галстук на груди" исемле тематик дискотека уздырдылар.

Нелегаль алкоголь продукцияне сату буенча көрәшуче мобиль төркем ҖЧҖ "Татспиртпром"  продукциясен сатуына мониторинг уткэрде.

19 май көнне сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары академик зачет бирделәр.
19 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең бию сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле балалары зачет бирделәр.

Шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге.


20
май, 2017 ел
шимбә

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында югары сыйныф укучылары белән "СПИД корбаннарын искә алу көне" темасына әңгәмә булып узды.

19 май - Пионер туган көне уңаеннан Шуганка авыл мәдәният йорты директоры "Пионер иленә сәяхәт" исемле чара үткәрде. Әлеге чара барышында музей материалларыннан файдаланып элеккеге чор пионер тормышы белән таныштырылды. 

Тойгелде мәдәният йорты директоры авыл мәктәбендә булып узган Пионер туган көнен үткәрү чарасында катнашты. Чара бик күңелле һәм югары дәрәҗәдә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International