Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге һәм медицина хезмәткәрләре белән берлектә, ялгыз яшәүче Тәхәветдин абый Низаметдиновны туган көне белән тәбрикләп кайттылар. Яшьли мөмкинлекләре чикләнгән Тәхәветдин абый күптән түгел тормыш иптәше Минзифа апаны да югалтты. Яшәү дәрте сүрелмәгән бабай матур җырлар, изге теләкләр, күчтәнәчләр белән килгән кызларны шат күңел белән озатып калды.