19-22 май көннәрендә “Волга” яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының утырышы уза. Әлеге мероприятиедә безнең укучылар да катнаша: Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы әгъзасы - Кашапова Илүзә, Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы активисты - Салихова Динара, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Мөслим районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе - Игнатьева Полина. Аларга уңышлар телибез.