18 нче май көнне лицей базасында шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Бәйгедә 30 –га якын спорт мәктәбендә шөгыльләнүче шахматчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, башлангыч эзерлек төркемендә:
- малайлар арсында җиңүчеләр булдылар : Ислам Сруретдинов (Баек), Ранис Ибрагимов һәм Әмир Гамиров (Мөслим);
- кызлар арасында: Тәнзилә Фәрхетдинова, Адилә Загангирова (Мөслим), һәм Адилә Назипова (Тат.Бүләр).
Укыту-тренировка төркемендә җиңүчеләр булып Булат Шарафутдинов, Илхам Бариев (Мөслим) һәм Илназ Гарев (Баек) калды.
Барлык укучыларга да бүләк өләшенде, җиңүчеләргә грамота тапшырылды.
Тренерлар: Наил Хамматуллин, Мөнир Набиуллин, Алмаз Рахимзянов.