Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 22 мае, дүшәмбе
19 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең бию сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле балалары зачет бирделәр. Мәктәп директоры Айгөл Фаттахова hәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева hәм укытучылар составындагы комиссия балаларның белемнәренә йомгак ясадылар. Укучылар ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Зачетлар ачык дәрес формасында үтте. Балалар “Классика” предметы буенча барлык элементларны станок каршында hәм бүлмә уртасында башкарып, зачетларын уңышлы тапшырдылар, чөнки hәр бала ел дәвамында дәрескә бик теләп йорде hәм рәхәтләнеп шөгыльләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International