ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Тугаш авылы китапханәчесе мәктәп балалары белән «Кошлар безнен дусларыбыз!» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. 

Иске Вәрәш авылы китапханәсендә "Күпкырлы талант иясе" дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә узды.

 Югары Табын авылы китапханәсендә “Зиһен ачкычлары” дигән әдәби ярминкә үтте.

Яңа Усы авылы китапханәчесе кайткан яңа газета-журналларга күзәтү формасында әңгәмә үткәрде. Укучылар белән матбугатта дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.

“Мөслим туган як ” музее хезмәткәрләре Мөслим авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улында кунакта булдылар.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә  "Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Күңелле балачак илендә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә  "Җырга канат куючы Гөлшат апа" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте.


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе
Традиция буенча 15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары студентлар белән очрашты.

13 гыйнвар көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Шаян Иске Яңа ел" дип исемләнгән уенлы күңел ачу чарасы булып узды. Бәйрәм чарасы кызыклы күренешләр, күңелле уеннар, шаян конкурслар, дәртле биюләр белән үрелеп барды һәм ретро-дискотека белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International