Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучысы Хуҗин Рафаэль (укытучысы - Нуриева Л.Л.) инглиз теленнән республикакүләм олимпиадада призлы урынга лаек булды.
Югары Табын авыл мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә шагыйрь Хәкимҗан Халиковка 85 яшь тулу уңаеннан, "Зиһен ачкычлары" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.
Баек мәдәният йорты директоры, "Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар арасында "Минем яраткан мультфильм герое" дигән темага рәсем конкурсы оештырды.
Китапханә хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар группасында булды. Алар балаларга әкият укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр, кызыклы китаплар белән таныштылар.
Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры авыл китапханәсе белән берлектә "Без яшь уйлап табучылар" исемле кичә уздыра.
Әмәкәй авылы китапханәсендә күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан әңгәмә үтте.
16 январь көнне Тугаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе балалар өчен паркка экскурсия оештырды "Кошлар безнең дусларыбыз!"
Рус.Шуган авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Однажды в Королевстве» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Мөслим лицеенда 1б һәм 3б сыйныфлары өчен “Законнар дөньясына рәхим итегез” исемле класс сәгате үтте. Укучылар белән очрашуга Мөслим районының эчке эшләр министрлыгы кадрлар бүлеге җитәкчесе Басыров Рөстәм Хасиятулла улы чакырылды.
2018 ел - Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Баек авылы китапханәчесе укучы балаларга бөек рус язучының тууына 190 ел тулуга карата әдәби кичә үткәрде.