Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан, "Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтте, шигырьләрен укыды, җырларын тыңлатты.