12 нче гыйнвар көнне балалар спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында бадминтон беренчелеге уздырылды.
Тренировкалар дәвам итә
12 гыйнвар көнне Яңа Усы авыл мәдәният йортында искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган күңел ачу кичәсе булып узды. Бәйрәмнең тарихы һәм йолалары белән танышу, күңелле уеннар барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Тойгелде авыл китапханәчесе язучы. А. Гыйләҗевның иҗатына, тормыш юлына багышлап аның турында һәм иҗатын үз эченә алган әдәбяткә күзәтү ясады.
Баланлы авыл мәдәният йорты директоры бәйрәм каникуллары чорында уздырылган мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны истәлекле сувенирлар белән бүләкләп узды.
Каенсаз авылы китапханәсе "Саф һава - тәнгә дәва" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде.
Октябрь авыл китапханәчесе балалар бакчасы балалары белән Х.Такташның "Тәүфыйклы песи" китабына күзәтү ясадылар, шигырьләр укыдылар.
Татарстанда 2018нче ел Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Рус.Шуган китапханәчесе "Открытие года Льва Толстого" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Елгабаш авылы китапханәчесе "Сәгать телләре унике тулганда" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.
Баек авыл китапханәсенә йөрүче укучы балалар өчен уенлы - җырлы "Без бергә дуслар белән" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.