ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе
Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау имтиханнарына әзерләнәләр.

Баек мәктәбендә график нигезендә ачык дәресләр дәвам итә. Биология фәне укытучысы Арсланова Ф.Х. 7нче сыйныф укучылары белән “Кошлар базары” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.

“Динамик билгеләр һәм фразировка” дигән темага ачык дәрес

02-04.02.2018 Казан шәһәрендә рус  мәктәпләрендә укучы татар телле балалар өчен уздырыла торган татар  теленнән  республикакүләм олимпиаданың йомгаклау туры үткәрелде. Безнең районыбыздан Мөслим лицееның 4 нче сыйныф укучысы Морзаханова Мәдинә – җиңүче һәм 9нчы сыйныф укучысы Харисова Алсу призлы урынга лаек булдылар. (укытучылары – Хәбибуллина Э.Р. һәм Латыйпова А.Г.). Аларга киләчәктә уңышлар телибез!

31.01.-02.02.2018 Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен уздырылган татар  әдәбиятыннан  республикакүләм олимпиаданың йомгаклау туры үткәрелде. Безнең районыбыз данын 5 укучыбыз яклады. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф  укучысы Шамс Айрат һәм 9нчы сыйныф укучысы Шәйхразиева Алсу призлы урынга лаек булдылар (укытучылары –Шамсова Р.Д. һәм Хәкимова Г.Ш.). Аларга киләчәктә уңышлар телибез!

2 нче февраль көнне  Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында социаль педагоглар һәм педагог-психологлар районкүләм семинары узды.


4
февраль, 2018 ел
якшәмбе

  Яңа Усы авыл китапханәчесе язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Көчле каләм иясе” исеме астында әдәби сәгать үткәрде, китап күргәзмәсе оештырды. Язучының тынгысыз, тырыш, туктаусыз иҗади эзләнүче, төрле жанрда эшләү сәләте булуы турында кыскача мәгълүмат бирде. Фатих Хөснинең  “Йөзек кашы” әсәренә аерым тукталып, фикер алышынды.

  Баек авыл китапханәчесе, Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан әңгәмә уткәрде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

  Югары Табын авыл китапханәчесе, язучы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, китап укучыларга  “Гүзәл мирас калдырган әдип” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрде.  Язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштылар. Бергәләп “Йөзек кашы” повесте сюжетын искә төшерделәр. Романтик, лирик һәм юмористик бизәкләр белән баетылган бу әсәр күпләрнең хәтерендә яхшы сакланган.


3
февраль, 2018 ел
шимбә

XXVIII кышкы спартакиада ярышлары дәвам итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International