Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең агымдагы уку атнасы вакыйгаларга бай булды. Вокал сәнгате бүлеге укучыларылары һәм укытучылары мәктәпкүләм узган чараларда аеруча актив катнашты. Укытучылар коллективы Гүзәл Галиеваның 2 сыйныф балалары катнашында узган ачык дәресен тамаша кылды. “Динамик билгеләр һәм фразировка” дигән темага балалар төрле күнегүләр эшләде, җыр һәм әсәрләрдә булган динамик билгеләрне дөрес башкарырга өйрәнде. Дәрес ахырында һәркем аның эчтәлегенә бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International