2 нче февраль көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында социаль педагоглар һәм педагог-психологлар районкүләм семинары узды.

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

2 нче февраль көнне  Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында социаль педагоглар һәм педагог-психологлар районкүләм семинары узды. Уңай эмоциональ халәт тудыру максатыннан, мәктәп психологы Халиуллина Л.М. “Сказка в красках” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. 7 сыйныф укучылары белән социаль педагог Хафизова А.И. “Дөнья матур,әгәр күрә белсәң” дигән темага практик-дәрес уздырды. Чарада тәрбия эшләре буенча урынбасары Галимова Л.Р. һәм методист Ахметзянова Э.Ф. да катнашты.Семинар ахырында социаль педагоглар һәм педагог-психологлар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, киләчәккә эш планнары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International