02-04.02.2018 Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучы татар телле балалар өчен уздырыла торган татар теленнән республикакүләм олимпиаданың йомгаклау туры үткәрелде. Безнең районыбыздан Мөслим лицееның 4 нче сыйныф укучысы Морзаханова Мәдинә – җиңүче һәм 9нчы сыйныф укучысы Харисова Алсу призлы урынга лаек булдылар. (укытучылары – Хәбибуллина Э.Р. һәм Латыйпова А.Г.). Аларга киләчәктә уңышлар телибез!