Январь ае буена Мөслим районы балалар бакчаларында “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 9-10 сыйныф укучыларына "Комсомольцы - беспокойные сердца" исеме астында патриотик дәрес үткәрде. Комсомолның роле турында сөйләде, комсомол билеты, значогы белән таныштырды. Шулай ук китап, газета, журналларга күзәтү ясады.
2018 елныӊ 3 февралендә Мөслим үзәк шифаханәсенеӊ актлар залында Казан дәүләт медицина университеты студентларыныӊ мәктәп укучылары Һәм әти-әниләр белэн очрашуы узды.
БАДМИНТОН БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫ - 2018 ИР-АТЛАР ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗЛАР КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА ҺӘМ 15 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ЕВРОПА БЕРЕНЧЕЛЕГЕНӘ БАДМИНТОН БУЕНЧА ЯРЫШЛАР УЗА
Үзәк балалар китапханәчесе Г.Тукай мәктәбенең 7 класс укучыларын халык шагыйре, язучы, драматург, Муса Җәлил, Габдулла Тукай дәүләт премияләре лауреаты, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен сәнгатьле укыды.
Баек авылы китапханәчесе "Мин тормышны яратам" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
XXVIII Кышкы спартакиада уеннары дәвам итә
Әмәкәй авылы китапханәсендә район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Әмәкәй авыл китапханәчесе Насретдинова Нәзирә "Башваткыч" уенын оештырды. Әмәкәй һәм Актаныш районының Чуракай авылы командалары көч сынашты. Соңыннан китапханәчеләр фикер алыштылар, бурычлар билгеләнде, алдынгы китапханәчеләрне бүләкләү өлеше булды.
“Сугыш чоры хатлары” дип исемләнгән...
6 нчы февральдән 8 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә узган рус төркемнәрендә укучы рус телле балалар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан оештырылган республика олимпиадасында Мөслим гимназиясе һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Эльвина Шамукаева - җиңүче, Юлия Исәнбаева призер булдылар.