НКО турында
Чаңгы шуарга чыктылар.
Европа Беренчелегендә катнашачак
Волонтерлар Мизгелдә!...
6 февраль көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык - 2018" эстрада сәнгате район яшьләр фестиваленең I зона туры булып узды.
Быелгы Татарстан Республикасы буенча ярышлар шимбә көнне, 10 февральдә узачак. "Татарстан чаңгы юлы-2018" тантаналы ачу сәгать 10.00 «Кояшлы Ык» ял зонасында үтәчәк (КСК “Аргамак” артында).
7 февраль көнне Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү укытучысы һәм педагог психологларның профессиональ конкурсы үтте.
7 февраль көнне район мәдәният йортында авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Авылымның айлы кичләре" исемле смотр-конкурсы булып узды. Тамашачылар Октябрь һәм Бәкәбез авыллары үзешчән артистларының чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.
Район мәдәният йорты агитбригадасы Үрәзмәт һәм Елгабаш авыл җирлекләре тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Район мәдәният йорты агитбригадасы Вәрәшбаш һәм Рус.Шуган авыл җирлекләре тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.