Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 9-10 сыйныф укучыларына "Комсомольцы - беспокойные сердца" исеме астында патриотик дәрес үткәрде. Комсомолның роле турында сөйләде, комсомол билеты, значогы белән таныштырды. Шулай ук китап, газета, журналларга күзәтү ясады.