10 февраль көнне Тугаш авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның 80 еллыгы уңаеннан "Әйтелми калган сүз" исемле әдәби кичә үткәрделәр. Кичә барышында язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтелде. Шулай ук китап күргәзмәсе ясалды.
Нурминский бездә! 10 февраль көнне Мизгел яшьләр үзәгендә Мөслим яшьләре өчен зур вакыйга булды. Балтач рэперы Альберт Шарафутдинов (Нурминский) районга үзенең концертын алып килде!!!
10 февраль көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында язучы Ф. Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның иҗатына багышланган әдәби кичә булып узды.
10 нчы февраль көнне Казан шәһәренең 14 нче гимназиясе базасында мәгърифәтче галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XIII республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференция язучы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланды.
9 нчы февраль көнне “Ел укытучысы – 2018” республика конкурсы кысаларында уза торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона туры Түбән Кама шәһәренең Б.Урманче исемендәге гимназиясендә узды. Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туры җиңүчесе, Дилбәр Гарифуллина район данын яклап, әлеге зонада татар әдәбиятыннан дәрес һәм мастер-класс күрсәтте.
КЧС утырышы узды
XXVIII кышкы спартакиада ярышларын өстәл теннисы һәм биатлон уеннары дәвам итә
Мөслимдә “Чаңгы юлы-2018” ярышлары үтте
9 февраль көнне район мәдәният йортында Тойгелде авыл җирлеге үзешчәннәренең "Авылымның айлы кичләре" исемле смотр-конкурсы булып узды.
Мөслим гимназиясенең 4 класс укучылары өченмузей дәресе үткәрелде.