ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә

«Карлыгач» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим лицеенда кунакта булды. Аларны булачак укытучылары  Эльвира Ринатовна елмаеп каршы алды.  Китапханәче Эльвера Дамировна балаларны китапханә белән таныштырды. Балалар, бик яратып, спортзал,ашханә, актлар залы,музей, кабинетлар белән таныштылар.Экскурсия балаларга бик ошады.


6
апрель, 2018 ел
җомга

Мөслим командасы волейбол буенча Х юбилей турниры  Кубогында катнаша

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасы нәниләренә "Салават күпере" журналына күзәтү ясады. Журналдагы кызыклы биремнәрне үтәделәр, кроссворд чиштеләр.

2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Метрәй авылы китапханәчесе 4нче сыйныф укучылары белән әдәби кичә үткәрде, бөек рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

"Нептун"йөзү бассейны кубогына йөзу ярышлары башланды

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында мәзәкле викторина булып узды.

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында татар эстрадасы җырчысы Фәрит Низамиев концерты булып узды. Автор-башкаручының җанлы җырлары халык күңеленә бик хуш килде.

5 апрель көнне Мизгел яшьләр үзәгендә « KARAOKE PARTY» күңел ачу чарасы үтте..

Район механизаторлары укуы 

Михайловка авыл мәдәният йортында "1 апреля - никому не верю!" дип исемләнгән чара булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International