1 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Канатлы дусларыбыз" исеме астында "Без - табигать балалары" берләшмәсе катнашында тематик кичә булып узды. Биредә кызыклы викторина, уеннар оештырылды, кошлар турында җыр-шигырьләр яңгырады, кәгазьдән кошлар ясау буенча мастер-класс уздырылды.
5 апрель көнне Симәк авыл мәдәният йортында Торыш, Краснояр, Елгабаш, Симәк, Тат.Бүләр, Исәнсеф авыл мәдәният хезмәткәрләре "Без коррупциягә каршы!" темасы астындагы тугәрәк өстәл артында очраштылар.
5 апрель көнне Дусай авыл мәдәният йортында балалар белән кошлар көненә багышланган рәсем конкурсы булып узды.
2 апрель көнне Тугаш авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен авыл китапханәсе буенча "Китапханә - китаплар йорты" дип исемләнгән танышу экскурсиясе оештырдылар.
3 апрель көнне Торыш авыл клубында зурлар арасында "Кем җитезрәк?!" дип исемләнгән конкурс булып узды.
5 апрель көнне Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында "Яшь бөреләр" сәләтле балалар фестиваленең зона туры булып узды.
5 апрель көнне Елгабаш авыл клубында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.
4 апрель көнне Сикия авыл клубында балалар белән рәсем конкурсы булып узды.
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Һөнәрләр" проекты кысаларында "Минем булачак һөнәрем" исемле видеоны тәкъдим итү булды.Тема өй эше итеп җибәрелгән иде,видеоны башка балаларга да күрсәтеп, Камилла дрессировщик һөнәре белән якыннанрак таныштырды.Иптәшләренә кечкенә генә цирковой тамаша тәкъдим итте.Алдагы көннәрдә-яңа һөнәрләр күрсәтеләчәк.Балалар түземсезлек белән көтәләр.