Баек "Чулпан" балалар бакчасында "Хуш киләсез кошкайлар" дип исемләнгән тәрбия чарасы узды.Чарада рәсем һәм сыерчык ояларына игълан ителгән конкурсларга нәтиҗә ясалды.
Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Эр ужара» ижади мода театр коллективы «Без бергә” Республика балалар фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.
Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә март ае дәвамында рухи-әхлакый тәрбия айлыгы узды. Әлеге айлыкның бер чарасында мәктәп укучылары үзләренең яраткан китаплары һәм әдәби геройлары буенча иҗади эшләр әзерләделәр.
3 нче сыйныф укучысы Насыйрова Гөлназ Рәсәйкүләм яшь кинематографистлар конкурсында районкүләмендә II урынга лаек булды. Гөлназның укытучысы Динмухаметова Гөлназ.
5 апрель көнне "Яшь бөреләр" фестиваленең зона туры узды. Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар группасы әлеге фестивальдә актив катнашты.
Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме төрле конкурсларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар.
Шуганка «Каенкай» балалар бакчасында «Язгы спаартакиада» уеннары үтте.Уеннарда балалар бакчасы коллективы һәм башлангыч мәктәп коллективы катнаштылар.
"Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында барлык китапханәчеләр дә территорияләрен җыештырдылар, кардан һәм чүптән арындылар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Яңа Усы авыл китапханәчесе “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Таллыкүлдә былбыл бар" исеме астында Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә, публицист Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уткәрделәр. Кичәгә районыбызның актив өлкәннәре, якташ язучыларыбыз һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре килгән иде. Айгөл Габдулловнаның иҗатына кагылышлы чара бер кешене дә битараф калдырмады.