«Карлыгач» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим лицеенда кунакта булды. Аларны булачак укытучылары Эльвира Ринатовна елмаеп каршы алды. Китапханәче Эльвера Дамировна балаларны китапханә белән таныштырды. Балалар, бик яратып, спортзал,ашханә, актлар залы,музей, кабинетлар белән таныштылар.Экскурсия балаларга бик ошады.