Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә март ае дәвамында рухи-әхлакый тәрбия айлыгы узды.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә март ае дәвамында рухи-әхлакый тәрбия айлыгы узды. Әлеге айлыкның бер чарасында мәктәп укучылары үзләренең яраткан китаплары һәм әдәби геройлары буенча иҗади эшләр әзерләделәр. Укучылар яраткан китаплары өчен матур итеп бизәлгән китап тышлыклары эшләделәр һәм тәкъдим иттеләр. Иҗади эш эченә алар “Бу китап ни өчен иң яратканы?” дигән темага эссе һәм төп геройлар турында кыскача мәгълүмат урнаштырдылар. Уздырылган эш нәтиҗәсе нигезендә 4.04 мәктәптә үзенчәлекле һәм истә калырлык “Минем яраткан китапларым” күргәзмә – акциясе узды. Катнашучылар бик теләп иптәшләренең эшләре белән таныштылар. Китаплар белән кызыксынган кайбер укучылар әлеге китап артыннан мәктәп китапханәсенә киттеләр. Шулай итеп акция уңай дәвамлык тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International