Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме төрле конкурсларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар. "Сак булыгыз: юка боз" видеоролигы "Унынчы муза" Бөтенроссия яшь кинематографистлар конкурсының республика этабында беренче урын яулады. ("Анимация сәнгате" номинациясе). Дәүләтшина Динәнең "Гаилә - бәхет нигезе" видеоролигы шушы ук конкурсның "Уен киносы" номинациясендә шулай ук беренче урын алды. Алар Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 1 нче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр.