Иске Карамалы авылы китапханәсендә Күбәк урта мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары арасында иң уңайлы һәм иң матур җим оясына конкурс узды.
14 апрель көнне Октябрь авыл клубында "Картая мени соң йөрәк..." дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә барышында быел лаеклы ялга чыгучылар зурланды.
Югары Табын авылы китапханәсендә "Яңа журналлар" темасына библиографик дәрес үтте.
Эшлекле дүшәмбе
Нурминский бездә! Социаль челтәрләрдә күренеп, шундагы татар аудиториясе арасында популярлык казанып, бүген инде танылган татар рэперы булып җитешкән Альберт Нурминский тагын Мөслимдә!!!
Язгы кыр эшләренә әзерлек...
14 апрель көнне З.Басырова урамында өмә үткәрелде. "Мизгел" яшьләр үзәге, спрт чаралары дирекциясе коллективлары традицион өмәгә чыкты.
Форумда «Мизгел» Яшьләр үзәгенең белгече Закиров Раниз да катнашты .
Районның бер төркем тарих һәм хокук белеме фәннәре укытучылары Сарман районында узган районара семинарда катнаштылар. Семинар Петрозавод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды һәм кунаклар ачык дәресләр, мастер-класслар карады.
13 апрель көнне район мәдәният йортында “Яшь бөреләр” конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. 30 елга якын тарихы булган әлеге конкурсның бу елгы сезонында, 5 зона сайлап алу турында, 860 бала катнашты. Зона турында җиңү яулаган, иң-иңнәр – ә бу 95 номинант: 450 гә якын бала Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында, гала-концертта катнашырга хокук алдылар. Концерт өч яшь категориясендә узды. 3 сәгать дәвамында районыбызның яшь талантлары - җыр-бию, сәнгатьле укулыры белән тамашачыларны сөендерделәр. Бу елны жюри комиссиясе сәнгатътә профессиональ шартларда шөгыльләнүче һәм үзлегеннән чыгып өйрәнүчеләргә аерым бәя бирде. Шулай ук бу елгы конкурс үзенчәлеге: “Өмет” һәм “Мәдәни мирасны” саклаучы номинацияләре буенча бүләкләнү. Сәләтле балаларны Мөслим муниципаль районындагы Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов тәбрикләп: “Үз таланты белән бүген безне сөендергән һәр нәни артистыбызга “Әфәрин” – нән башка сүз юк, алар барысы да җиңүче!” – диде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры Марат Кашапов нәни артистларга: “Яңа идеяләрегезне тормышка ашырып, иҗатыгыз белән яшәгән җирлегебезне яктыртып балкып яныгыз, бер – берегезгә шатлык бүләк итегез! Бәйрәмебезне сезнең тырышлык, талантыгыздан башка, шулай ук сезнең өчен кадерле Әти – Әниләрегез, җитәкчеләрегездән башка күз алдына да китереп булмый! Җиңүләрегез соңгысы булмасын – дигән теләкләрен җиткерде. “Яшь бөреләр” конкурс фестиваленең 2018 елгы сезоны хэркемнең куңелендэ бары матур хатирәләр булып уелып калсын иде!