Аграр көллияттә язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек бара .Мастерлар һәм студент-практикантлар бүгенге көндә техника һәм агрегатларда ремонт эшләре башкара. 325 Га укыту-тәҗрибә җирендә бөртекле культуралар чәчүе көтелә. Барлыгы язгы кыр эшләренә 5 тән артык техника һәм агрегат җәлеп ителәчәк.