Социаль челтәрләрдә күренеп, шундагы татар аудиториясе арасында популярлык казанып, бүген инде танылган татар рэперы булып җитешкән Альберт Нурминский тагын Мөслимдә!!! Аны татар яшүсмерләре тыңлый. Җырлары урамнарда җилдерүче машиналардан да ишетелеп кала. Ул урам тормышы турында җырлый.