Югары Табын авылы китапханәсендә "Яңа журналлар" темасына библиографик дәрес үтте. Укучылар "мөхәррир", "хәбәрче", "нәшрият" төшенчәләре турында мәгълүмат алдылар, яңа журналлар белән таныштылар. Раяз һәм Әмирнең яз турында язган шигырьләрен матбугатка тәкъдим итәргә дигән фикергә килделәр.