ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов узган атнада Яр Чаллы шәһәренә барып квалификация күтәрү курсларын үтте.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Китапларга яңа тормыш" акциясе узды.

Мини футбол буенча турнир узачак

Гимназия спортлар залында район әтиләр советының җыелма командалры арасында волейбол уеннарының финалы үтте. Уен кызу барды, көчләр тигез иде. Уенда 3 команда катнашты. Күбәк база мәктәбе җыелма командасы (Олы Чакмак, Шуган, Күбәк база мәктәбе) 3 урынга, МСОШ база мәктәбе җыелма командасы (Олы Чакмак, Рус Шуган, МОСШ мәктәпләре) 2 урынга чыктылар. 1 урынны Михайловка база мәктәбе җыелма командасы (Баланлы, Төйгелде, Михайловка мәктәпләре) яулады. Афәрин, булдырасыз, әтиләр!

Мөслим үзәк шифаханәсе актлар залында  медицина хезмәткәрләре арасында чираттагы укыту узды. 

17 апрель көнне Тойгельде урта мәктәбендә врач терапевт Галялиева Л.А. 5 һәм 9 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Лекциянең темасы  “Сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану ысулы”. Укучылар сорауларга җавап бирделэр, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, врачка сораулар бирделәр.

17 нче апрельда Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында әфганчы сугышчылар призына райнара волейбол ярышлары узды.

Җиңү кубогына Мари Бүләр төп мәктәбенең кызлар һәм егетләр командалары ия булды.

Талантлы балаларның "Яшь бөреләр - 2018" район фестивалендә Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасының бию төркеме "Хореография" номинациясендә III урынга лаек булды, кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче бала "Өмет" номиациясендә дипломант булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры ”Законнарны бергәләп язабыз!” проектының бер ел гына дәвам итмәячәгенә ышана.

МБГББУ Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гимазетдинова Лилия республикакүләм “Кече Давыдов укулары”нда катнашты һәм “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүгә иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International