17 нче апрельда Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында әфганчы сугышчылар призына райнара волейбол ярышлары узды.
Җиңү кубогына Мари Бүләр төп мәктәбенең кызлар һәм егетләр командалары ия булды.
Тат Бүләр һәм Татар Мөшегесе урта мәктәбе командалары призлы урыннарга лаек булдылар.
Районда Әфган сугышында катнашкан егетләрнең җитәкчесе буларак, Данил Госманов бу чараның әһәмиятле булуын билгеләде һәм спортсменнарга зур уңышлар теләде.