Фәрит Мөхәммәтшин ”Законнарны бергәләп язабыз!” проекты дәвам итәсен әйтте

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

”Законнарны бергәләп язабыз!” проекты дәвам итә һәм ул бер елда гына тәмамланмый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта журналистларга бүген Парламент президиумы утырышыннан соң җиткерде.

“Әлеге проектны бер елда гына тәмамларбыз дип уйламыйм. Әгәр дә без уңай нәтиҗә алабыз һәм халыктан акыллы тәкъдимнәр агымын күрәбез икән, закон проектлары белән эшләүне тирәнәйтәчәкбез һәм эшне дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте "Татар-информ”га республика парламенты башлыгы.

Ул Татарстанның Россия Федерациясендәге шундый проект тормышка ашырылучы бердәнбер төбәк булуын билгеләп узды.

Алдан “Татар-информ” Фәрит Мөхәммәтшинның ”Законнарны бергәләп язабыз!” парламент проектын 2018 елның февралендә тәкъдим итүен хәбәр иткән иде. Проект республика халкын турыдан-туры закон чыгару эшчәнлегендә катнашырга чакыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында әлеге проектның ике ай гамәлдә булу вакытында законнарны камилләштерү буенча утыз алты тәкъдим кергән. Республика халкының иң күп тәкъдимнәре социаль һәм хезмәт буенча законнарны камилләштерү буенча булган. Корректировкалау буенча лидер булып “Мәгариф” турындагы республика законы тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе ”Законнарны бергәләп язабыз!” проекты Татарстан халкына, аларның проблемаларына якынрак булырга мөмкинлек бирә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International