Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов узган атнада Яр Чаллы шәһәренә барып квалификация күтәрү курсларын үтте. Яр Чаллы дәүләт пелагогия университеты тарафыннан оештырылган укуларда Илшат Вагыйзович “Балаларга өстәмә белем бирүдә инновацион технологияләрне куллану” дигән темага 64 сәгатьлек белем үзләштерде. Шунда ук Илшат Ибраһимов беренче ярдәм күрсәтү буенча укыту модуле программасы үзләштереп, сертификат алды.