ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

"Миләшкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә балалар "Ак халатлы апалар" темасына сөйләштеләр. Кешеләр саулыгы өчен тырышып хезмәт күрсәтүче ак халатлы апаларны,абыйларны хөрмәт итү,зурлау хисе тәрбияләү-бүгенге әңгәмәбезнең максаты иде.

 


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бадминтон буенча көньяк-көнчыгыш лигасы узды

15 май көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан балалар өчен "Минем гаиләм" дип исемләнгән тематик чара булып узды. Биредә һәркем үз гаиләсе турында сөйләде, кызыклы уеннар уйналды. Мәдәният йорты алдында асфальтта рәсем конкурсы узды.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Краснояр авыл клубы мөдире 48 ел бергә гомер итүче Әлфинур һәм Вәсим Хафизовлар гаиләсендә булып кайтты.

Краснояр авыл клубы мөдире техник хезмәткәр белән берлектә "Агач утырт!" акциясендә катнаштылар.

16 май көнне Күбәк урта мәктәбе спортзалында "Гаиләм - терәгем минем" темасына бәйрәм кичәсе булып узды. Биредә әтиләр һәм әниләр командалары белән "Күңелле стартлар" уздырылды, әтиләр һәм малайлар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Җыр-биюләр бәйрәм кәефе тудырды. Мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашкан гаиләләр "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

22 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Курай”паркында концерт куйды. Ике сәгатькә якын барган тамаша вакытында театр, җыр, бию сәнгате бүлеге укучылары ата-аналар һәм башка мөслимлеләр игътибарына дүртенче чирек дәвамында үзләштергән һөнәрләрен тәкъдим итте.

Алексеевск районыннан кунаклар...

22 майда Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге начальнигы,  Җаббаров Илшат Римас улы «Мизгел» яшьләр үзәге базасында   «түгәрәк өстәл»үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International