Бүген Алексеевск муниципаль районы, “Нәфис туку фабрикасы” хезмәткәрләре “Мөслим туган як музее”нда кунакта булдылар. Килгән кунаклар өчен музей заллары буенча экскурсия үткәрелде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар һәм музейга алдагы көннәрендә дә уңышлар теләделәр.