"Курай" паркында ата-аналар өчен концерт куйдык

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

22 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Курай”паркында концерт куйды. Ике сәгатькә якын барган тамаша вакытында театр, җыр, бию сәнгате бүлеге укучылары ата-аналар һәм башка мөслимлеләр игътибарына дүртенче чирек дәвамында үзләштергән һөнәрләрен тәкъдим итте. Укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары, шаян шигырьләре белән үрелеп барган концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Яше дә, карты да, хәтта кечкенә райондашларыбыз сәнгать мәктәбе укучыларының удышларына сөенеп, кушылып җырлап утырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International