Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе  коллективы белән берлектә "Гаиләм - терәгем минем" дип исемләнгән тематик спорт-күңел ачу кичәсе үткәрделәр.

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

16 май көнне Күбәк урта мәктәбе спортзалында "Гаиләм - терәгем минем" темасына бәйрәм кичәсе булып узды. Биредә әтиләр һәм әниләр командалары белән "Күңелле стартлар" уздырылды, әтиләр һәм малайлар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Җыр-биюләр бәйрәм кәефе тудырды. Мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашкан гаиләләр "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International