ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Баек авылы китапханәчесе язучы, тәнкыйтче һәм әдәбият галиме, Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе Тәлгат Галиуллинга 80 яшь тулуга карата китапларына әңгәмә үткәрде, язучының тормыш  юлы, иҗаты белән таныштырды.

25 нче июль көнне Кызыл Яр авыл клубы җитәкчесе балалар белән "Балачакның куңелле мизгелләре" дип исемләнгән мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар оештырды. Балалар, уеннарда бик актив катнаштылар, чын күңелдән сөенделәр һәм көлделәр, бу ярышлардан бик кәнәгать калдылар. Аларның күзләрендәге шатлыкны күреп күңелләр сөенде.  

"Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе кысаларында Елгабаш авылы китапханәсендә кичә үтте.

Территориаль усеш булеге

22 нче июльдә Мари Буләр авыл клубында шахматистлар көне уңаеннан укучылар арасында ярыш булды. Ярышның максаты ин оста уйнаучыны билгеләү, уенга кызыксыну уяту, логик фикерләүне үстерү, игътибарлык хисләре уяту иде. 

"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы "Мизгел" яшьләр үзәге оештырган "Велойөреш-2018" чарасында актив катнашты. Бик күңелле булды. 


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Урып-җыю кампаниясе 2018.

20 июль - Халыкара шахматчылар көненә багышлап, Иске Карамалы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Кызыклы дөнья" дип исемләнгән чара узды. Катнашучылар шахмат тарихы, күренекле шахматчылар һәм шахмат уены кагыйдәләре, бу уенның интеллектуаль үсештә мөһим урында булуы белән таныштылар.
 

19 июль конне Иске Карамалы "Хуҗабикә" клубында Халыкара торт көненә багышланган чара узды. Биредә катнашучылар, бу тәмле ризыкның тарихы, төрләре белән таныштылар, үзләренең шәхси рецептлары белән уртаклаштылар. Һәр катнашучыга пешермичә әзерләнә торган торт рецептлары язылган буклет бирелде.
 

Урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International