25 нче июль көнне Кызыл Яр авыл клубы җитәкчесе балалар белән "Балачакның куңелле мизгелләре" дип исемләнгән мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар оештырды. Балалар, уеннарда бик актив катнаштылар, чын күңелдән сөенделәр һәм көлделәр, бу ярышлардан бик кәнәгать калдылар. Аларның күзләрендәге шатлыкны күреп күңелләр сөенде.