ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

"Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе кысаларында Үрәзмәт авылы китапханәсенә балалар килде.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә якташ шагыйрь, ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе бүләге иясе  Х.Әюпның "Кояшлы яңгыр" китабы басылып чыгуга 35 ел тулу уңаеннан   шигырь уку кичәсе үтте, шулай ук шагыйрьнең китапларына күзәтү һәм китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Рус.Шуган авылы китапханәсендә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне уңаеннан әңгәмә үтте.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, 20 июль - Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан  «Уйлыйбыз да, уйныйбыз да...» дип исемләнгән шахмат бәйгесе үткәрделәр.

20 июль - Халыкара шахмат көне уңаенна, Баек авылы китапханәчесе  балалар белән шахмат бәйгесе үткәрде.

24 июль көнне “Мизгел” Яшьләр үзәге “Игелек уят” волонтерлары белән берлектә  “Чиста Мөслим” акциясе кысаларында  Метрәй авылының “Хәләф” чишмәсен  чистартылар.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

  Үзәк китапханәдә Санкт-Петербург шәһәреннән архитекторлар кунакта булдылар.

Үзәк китапханәдә "Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында яңа китап укучы Айсылу Шәрипова китап белән бүләкләнде.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

20 көнне “Мизгел” Яшьләр үзәге белгечләре “Игелек уят” волонтер хәрәкәте активистлары белән берлекеттә “Елмаю бүләк ит “ акциясе үткәрделәр.

20 июль көнне Нурлыгаян паркында Яшьләр көне гөрләп үтте.

Кичә күңелле башланып китте. Мөслим районы башлыгы Муллин Р.Х. яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм үз өлкәләрендә уңышларга ирешкән яшь белгечләргә һәм “Игелек уят” волонтерлар хәрәкәте активистларына рәхмәт хаты тапшырды. Кичә барышында Рамил Хамзович яшь гаиләләргә йорт салыр өчен субсидия сертификатлары белән бүләкләде.Бәйрәм татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова концерты белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International