5 август көнне Михайловка мәдәният йортында "Мин булачак ветеринария табибы" исемле конкурс булып узды

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

5 август көнне Михайловка мәдәният йортында "Мин булачак ветеринария табибы" исемле конкурс булып узды. "Авыл утлары" район газетасында басылып чыккан нигезләмәгә таянып, балалар рәсемнәр ясаганнар һәм иншалар язган иделәр. Мөслим ветлечебницасы хезмәткәре Зинаида Казакова, Михайловка мәдәният йорты директоры белән берлектә конкурска нәтиҗә ясадылар. Зинаида Казакова лаеклы ялда булуына карамастан, балаларны үзенең һөнәре, хезмәт юлы белән таныштырды. Балалар игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International